news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Офтальмолог: Язгы конъюнктивит күрү сәләтен югалтуга китерергә мөмкин

Конъюнктивит — ул күзнең лайлалы тышчасы ялкынсыну. Ул төрле булырга мөмкин. Бу хакта «Радио 1» белән әңгәмәдә Балачак фәнни-тикшеренү клиник институты табиб-офтальмологы Алексей Иванов сөйләде.

«Чәчәк ату чорында була торган аллергик конъюнктивит бар. Шулай ук бактериаль, гөмбәле, вируслы конъюнктивит та була», — диде ул.

Аллергик конъюнктивит – ул организмның үсемлек серкәсенә реакциясе. Мондый төр конъюнктивит вакытында күзләр кызара, күз кабаклары шешә, кычыта.

«Симптомнар көчәергә һәм хәтта күрү сәләтен югалту кебек җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Сәбәпне ачыклау өчен диагностика узарга кирәк. Аллергикларны томау төшү, ютәл борчый башлый, шуңа күрә офтальмологка да, аллерголог-иммунологка да мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип аңлатты табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100