Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Офтальмолог көне” кысаларында 80нән артык кеше күзләрен тикшерде
“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ачылган “ИделСәламәтлекЭкспо” 14-е махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Республика клиник офтальмология хастаханәсе республика халкы өчен күзләрне тикшерү мөмкинлеген тудырды
(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә ачылган “ИделСәламәтлекЭкспо” 14-е махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Республика клиник офтальмология хастаханәсе республика халкы өчен күзләрне тикшерү мөмкинлеген тудырды. Бу көнне үз күзләре сәламәтлеген 80нән артык кеше тикшерә алды.
Хастаханә стендында заманча җиһазландырылган мини-поликлиника үз эшен җәелдерде. Аурупада гына кулланыла торган югары классы җиһазлар һәм диагностиканың яңа технологияләрен куллану белгечләргә акциядә катнашучыларда булган күз авыруларына төгәл диагноз куярга ярдәм итте. Күргәзмә белән танышырга килүчеләр заманча диагностика мөмкинлекләрен югары бәяләде һәм хастаханә белгечләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматка караганда, клиника табиблары акция барышында халыкта төрле дәрәҗәдәге күз авыруларын ачыклады. Шунда ук килгән кешеләргә тиешле киңәшләр бирелде, хастаханәгә җитди тикшерү үтәргә җибәрелде.
Клиника белгечләре сүзләренә караганда, күз авыруларын алдан ачыклау авыру үсешен кисәтергә, үз вакытында дәваларга мөмкинлек бирә. Күрү сәләтен югалтмас өчен ел саен белгечкә күренергә, күз сәламәтлеген кайгыртырга кирәк.
Шул ук көнне күргәзмә кысаларында “Офтальмолог көне” узды. Фәнни-гамәли конференциядә күз авыруларын кисәтү, диагностикалау һәм дәвалауга багышланган чыгышлар тәкъдим ителде. Чарада Республика клиник офтальмология хастаханәсе, РФ Медицина-социаль тикшерү Хезмәтенең Татарстандагы бүлеге, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе вәкилләре катнашты. Алар Казан офтальмология хезмәте нәтиҗәләре, балалар күзләрен дәвалау үзенчәлекләре, офтальмология өлкәсендәге яңалыклар белән танышты, ирешелгән уңышлар хакында фикер алышты, тәҗрибә белән уртаклашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз