Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Офтальмолог: Глаукоманы кисәтү өчен 40 яшьтән соң күзләрне даими тикшертеп тору кирәк
Елена Жиденко Сәламәтлек саклау министрлыгының глаукомалы пациентларны иртәрәк ачыклап һәм диспансер күзәтүен оештыру турында яңа приказы барлыкка килгәнен әйтте.
(Казан, 3 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Глаукоманы кисәтү өчен, 40 яшьтән соң күзләрне даими тикшертеп тору зарур. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика офтальмология клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш офтальмологы Елена Жиденко әйтте.
«Диспансеризация, профилактик тикшеренүләр — мөһим юнәлеш. Кырыктан узганнарга бигрәк тә. Кешенең күзе яхшы күрсә дә, глаукома сагалып тормый дип әйтеп булмый. Медицина тикшерүләре башлангыч диагностикага ирешергә мөмкинлек бирә», — диде ул.
Табиб сүзләренчә, глаукоманың башлангыч стадиясеннән сукырлыкка кадәр, дистә еллар да, берничә генә ай да узарга мөмкин, бу күбрәк күз басымына карый.
«Глаукома — гомерлек хроник прогрессив чир. Амбулатор сырхауханә этабында, стационар этапта да глаукомалы пациентлар даими күзәтү астында булырга тиеш. Глаукомалы пациентларга гел аерым караш булды», — диде Елена Жиденко.
«Бу шушы диагнозлы барлык пациентларны берләштерә. Бу регистр буенча билгеле бер нәтиҗәләр ясап, сәламәтлек саклау ресурсларын планлаштырачакбыз. Күптән түгел безнең хастаханә көче белән Сәламәтлек саклау министрлыгының глаукомалы пациентларны иртәрәк ачыклап һәм диспансер күзәтүен оештыру турында яңа приказы барлыкка килде. Ул әле күптән түгел генә — февральдә чыкты», — дип белдерде табиб.
Ул хастаханәдә глаукомалы пациентлар регистры булдырдырылуын әйтте. «Глаукомалы пациентлар регистрга кертелә. Бу документ белән башлангыч диагностика һәм диспансер күзәтүе билгеләнә. Ярдәм күрсәтү тәртибе маршруты, ярдәм төрләре языла, кайсы очракларда хиругия операцияләренә җибәрү билгеләнә. Бу документ диспансер күзәтүен камилләштерергә булышачак», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз