news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Офицер булып хезмәт иткән һәм хәрби хезмәт вакытында авыр эшләр башкарган башка хәрбиләрнең хезмәт хакы арта

Хәрбиләрнең кышкы баш киеме хәзер уңайлырак һәм хәрби хезмәткә алынучыларга җылы эчке кием дә бирелә

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Быелгы чакырылышта хәрби хезмәткә алучыларның түләү системасы үзгәрә. Рядовойларга, гадәт буенча, 2 мең сум, ятимнәргә 3 мең сум түләнә, ә офицер булып хезмәт итүчеләргә, хәрби хезмәт вакытында төрле авыр эшләр эшләүчеләрнең хезмәт хакы арттырылачак, дип хәбәр итте бүген ТР хәрби командаларын формалаштыру өчен җайлаштырылган җыелу пунктында узган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин.

Искәртеп узабыз: хезмәткә алынган егетләргә җыелу пунктында ук, хезмәт хакы күчерү өчен, пластик карталар тапшырыла.

Хәрби формада да яңалык бар. Кышкы бүрекләр хәзер хәрбинең колакларын әйбәтрәк каплап тора торган итеп эшләнелгән, шулай ук егетләргә җылытылган эчке кием дә бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot