news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел хыялларны тормышка ашырсын!

Татарстан Президенты республика халкын Яңа ел белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: Яңа ел хыялларны тормышка ашырсын!
president.tatarstan.ru

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына Яңа ел уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хәерле кич, кадерле татарстанлылар! Чын йөрәктән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сәгать курантлары уникене бәрергә вакыт аз гына калып бара. Яраткан бәйрәмебез традицион рәвештә иң якты өметләрне, могҗизага һәм яхшы киләчәккә ышанычны үз эченә ала.

Дуслар һәм якыннар даирәсендә узган елның иң җылы вакытларын искә төшерәбез, киләчәккә хыяллар корабыз.

Тагын бер ел тарихта калды. Без үткәнгә нәтиҗә ясыйбыз. Матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз. Күңел түреннән чыккан иң изге теләкләр кабул булсын!

Узган елда республика үсеше өчен күп эшләнде. Зур проектлар һәм программалар гамәлгә ашырылды. Киләчәккә ышаныч һәм оптимизм белән карыйбыз. Еракка күзалланган планнар корабыз.

Яңа ел хыялларны тормышка ашырсын! Һәр йортка иминлек, муллык, шатлык китерсен. Кадерле дуслар, чын күңелдән нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык һәм иминлек телим! Яңа 2022 ел белән!» — дип мөрәҗәгать итте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100