news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яңа ел белән котлады

«Халкыбызның бердәмлеге, авырлыкларны «иңгә-иң» торып җиңә белүе аның иң асыл сыйфатларының берсе«, - ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Яңа ел белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Яңа ел белән котлады. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Яңа ел килергә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Узып баручы ел шактый катлаулы һәм бик мөһим булды. Вакыт һәм килеп туган хәлләр нинди генә үзгәрешләр китереп чыгармасын, халкыбызның бердәмлеге, авырлыкларны «иңгә иң» торып җиңә белүе аның иң асыл сыйфатларының берсе булып кала.

2021 ел Татарстан өчен үзенчәлекле булачак. Республикада ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Һәр гаиләнең милли үзенчәлеге, Яңа ел йолалары бар. Әмма безне бу көндә игелекле гамәлләр кылу, якыннарыбызга игътибарлы булу рухы берләштерә.

2021 ел безнең өмет-ышанычларыбызны акласын, күпмилләтле республика халкы алдында торган ниятләр тормышка ашырсын иде. Барлык кешеләргә сәламәтлек, муллык, бәйрәм кәефе телим», диелә котлауда.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100