news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел уңаеннан видеомөрәҗәгать белән чыкты

Яңа ел тынычлык, гаилә иминлеге, хезмәттә яңа казанышлар, күңел җылысы алып килсен, ди Президент.

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел уңаеннан видеомөрәҗәгать белән чыкты
tatarstan.ru

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны видеомөрәҗәгать белән котлады. Ул ике телдә, Казан Кремле фонында яздырылган.

"Яңа ел һәрвакыт ниятләр, яңару һәм уңышка ирешү өмете белән бәйле. Без амбициоз планнар төзибез. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгән республика программаларын тормышка ашыруны дәвам итәбез", - ди Президент.

"Яңа ел тынычлык, гаилә иминлеге, хезмәттә яңа казанышлар, күңел җылысы алып килсен", - дигән теләкләрен җиткерә Рөстәм Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100