Торак төзелешендә быелгы хаталардан сабак алырга кирәк, ди Президент Рөстәм Миңнеханов

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты рәислегендә узган киңәшмәдә 2010 елда республикада торак төзелеше һәм сафка бастыру планы үтәлешенә якынча нәтиҗәләр ясалды

(Казан, 31 декабрь, "Татар-информ", Айгөл Фәхретдинова). Быел республикада 2 млн. 24 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Еллык бирем 0,5 процентка арттырып үтәлгән. Гомуми торак мәйданы буенча план биреме үтәлүгә карамастан, инде хәбәр ителгәнчә, быелгы социаль ипотека программасы ахырынача үтәлмәде. 2010 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 820 мең кв. м мәйданда торак файдалануга тапшыру планлаштырылган булса, шуның 714 мең кв. метры гына бу ел ахырына өлгерде. Шуның 578 мең кв. метры документлар белән рәсмиләштерелеп, калган әзер 135,6 мең кв. метрны рәсмиләштереп бетерү киләсе ел башына планлаштырыла. Быел өлгерә алмаган 100 мең кв. метрдан артык мәйдандагы үтемле торакны файдалануга тапшыру 2011 елның 1 кварталына кала. Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган киңәшмәдә 2010 елда республикада торак төзелеше һәм сафка бастыру планы үтәлешенә якынча нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмәгә социаль ипотека программасын өзгән подряд оешмалары җитәкчеләре дә чакырылган иде.

Бүген киңәшмәдә "Теплоградстрой", "Сфера плюс", "Восход", "Татстрой", "Гамма дизайн" һ.б. оешмалар җитәкчеләренә Президент алдында кызарып басып торырга туры килде. Бу подрядчыларның эшне вакытында башкарып чыга алмау сәбәпләренең берсе – хәленнән килмәгән эш күләменә алыну. Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгат Абдуллин сүзләренә караганда, моңарчы, нигездә, Яшел Үзән районында уңышлы гына эшләп килгән "Восход" оешмасы быел Апастагы, Свияжскидагы төзелешләрне дә колачлаган. Нәтиҗәдә, бу күләмне ерып чыга алмаган.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерүенчә, югарыда атап үтелгән гаепле подрядчылардан тыш, "Альтаир", "Союзшахтоосушение" җәмгыятьләренә дә кайбер дәгъвалар бар. Гаеплеләргә җитешсезлекләрне төзәтергә атна-ун көн вакыт бирелә. Ә быелгы планны өзүдә зур роль уйнаган подрядчылар белән килешүләр өзеләчәк һәм алар читләштереләчәк. Ирек Фәйзуллин кандидатлар өчлегенең инде билгеләнүен хәбәр итте. Министр шулай ук барлык подрядчыларны киләсе елга үз алларына гамәлгә ашмаслык бурычлар куймаска чакырды.

Инде хәбәр ителгәнчә, быелгы социаль ипотека планының төп өлеше Казанга туры килә. Планлаштырылган 391 мең кв. метр урынына ел ахырына башкалада 280 мең кв. метр мәйдандагы үтемле торак сафка бастырылган. Киләсе елга күчкән 100 мең кв метрдан артык мәйдан тулысынча диярлек башкалага туры килә.
Әмма вакытында өлгертелгән торакның сыйфаты буенча да дәгъвалар кала. Моны яңа йортлардан ачкычлар алган гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр раслый.

Президент Рөстәм Миңнеханов үзенә шундый мөрәҗәгатьләр алынуын җиткерде. Президент халыкның бу мәсьәләләр буенча дәгъваларын кабул итү һәм тыңлау өчен, беренче чиратта, Казанда "кайнар линия" оештырырга кушты. "Барыбыз да бу кешеләр белән очрашып, эшләргә тиешбез", - дип ассызыклады ул. Республика башлыгы сүзләренә караганда, гыйнвар аенда быел өлгермәгән 100 мең кв. метрдан артык торак мәйданы буенча актив эш алып барырга кирәк булачак.
Моннан тыш, Президент, якындагы 10 көндә социаль ипотека төзелешләре буенча анык җаваплылык регламентын эшләү бурычын куйды. Бу эшне Премьер-министр Илдар Халиков координацияләячәк. "Заказчылар системасы ничек эшләргә тиеш, төзелешләр ничек финансланачак, казначылык тарафыннан ничек контрольдә тотылачак.. барысы да ачык күрсәтелергә тиеш. Система Универсиада объектларындагы кебек эшләргә тиеш. Республика социаль ипотека программасы буенча быел зур мәйданда торакны сафка бастырырга теләде. Бүген сафка баскан 714 мең кв. метр үтемле торак зур күләм, әлбәттә. Әгәр тиешле финанс, административ ресурс булмаган булса, бу мәйданнарга ирешелмәс иде. Ләкин ел саен бер үк хаталарны кабатлау да дөрес түгел. Безгә тагын бер кат регламент белән җаваплылыкны беркетергә кирәк –кайда, ничек, күпме һәм сыйфатлы итеп төзергә... Быел тәрәзәләр, лифтлар белән тәэмин итүдә тоткарлыклар да булды. Моңардан нәтиҗәләр ясарга, сабак алырга кирәк", -дип ассызыклады республика башлыгы. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бу анык регламентлар Дәүләт торак фондының Попечительләр советы утырышында каралачак. Ул 10 гыйнвардан соң узар дип планлаштырыла.

Президент социаль торак буенча зур нагрузканың Казан шәһәренә төшүенә тагын бер кат игътибар юнәлтте. Торакка иң зур чират та башкалада. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чиратка бастыру буенча регламентны да тагын бер кат карап чыгарга кирәк. "Бу кем өчендер бизнеска әйләндереп калмаска тиеш. Үтемле торак чиратына лаеклы рәвештә торак алырга тиешлеләр генә басарга тиеш", -дип искәртте ул. Шулай ук төзелешләрне дә ихтыяҗ булган җирдә генә алып барырга кирәклекне ассызыклады.
Бүгенге көндә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы муниципалитетлар белән берлектә 2011 елга торак программасын формалаштыру эшен алып бара. Аның күләме якынча 2 млн. 380 мең кв. метр булачак. "2011 елга торакны сафка бастыру буенча зур бурыч куела. Бу эшне гыйнвардан ук башларга кирәк. Коммерцияле торак төзелеше үсеше өчен дә шартлар тудыру мөһим", - дип ассызыклады Президент.