news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин россиялеләрне Яңа ел белән котлады һәм матди хәлләре яхшыруын теләде

“Барыбыз да үзебездән, нәрсә һәм ничек эшләвебездән канәгать булыйк”, - диде ул

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Владимир Путин Яңа ел белән котлады һәм матди хәлләре яхшыруын, уңышлар һәм бәхет теләде, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте.
В.Путин журналистларның россиялеләргә Яңа ел теләкләре турындагы слорауга: “Яңа ел теләкләре бик гади. Барыбыз да үзебездән, нәрсә һәм ничек эшләвебездән канәгать булыйк. Сезгә матди хәлегез яхшыруын, уңышлар һәм бәхет телим! Яңа ел белән!”
Элек Россия Хөкүмәте башлыгы Яңа елны гаилә белән каршылыйм дип белдергән иде. Бу төндә бары “яхшы нәрсәләр” турында гына уйлаячакмын, дип өстәде Премьер-министр. Бүләкләрне алуга караганда узем тапшырырга яратам дип тә өстәде ул, дип белдерә РБК.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot