news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты: Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк

Татарстан Президенты фикеренчә, беренче чирек республикада балаларны санитар нормаларны үтәп укытуны оештыра алуны күрсәтә.

Татарстан Президенты: Мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, Татарстанда мәктәпләрне дистанцион укуга күчерү планы юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дистанцион укуга күчү буенча бернинди карар да көтелми, моңа ихтыяҗ да юк», — диде ул.

Татарстан Президенты фикеренчә, беренче чирек республикада балаларны санитар нормаларны үтәп укытуны оештыра алуны күрсәтә. Ишектән керүгә фильтр, термометрия оештырылган, алар мәктәптә белем бирү системасы эшен тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә, уку елы башыннан 40 укучы һәм 121 укытучы коронавирус белән авырган. Алар берсе дә мәгариф учреждениесе эчендә коронавирус таралуга китермәгән.

Элек мәктәпләрдә дистанцион укуга күчү планы булмавы турында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100