news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда кабат карантин кертү планлаштырылмый

Республика җитәкчесе сүзләренчә, Роспотребнадзорның барлык таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәү зарур.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда кабат карантин кертү планлаштырылмый
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу сәбәпле, кабат карантин кертү планлаштырылмый. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе билгеләгән барлык таләпләрне һәм күрсәтмәләрне катгый үтәү зарур», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәктәпләрдә хәлләр даими контрольдә тора. Вазгыять тотрыклы», — дип ышандырды ул. Көзге каникул вакытында республикада барлык санитар нормаларны үтәп мәктәп яны лагерьлары, спорт һәм яшьләр объектлары, мәдәният объектлары эшләячәк, дип өстәде ул.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина сүзләренчә, коронавирус таралуын булдырмау өчен көзге каникулларда мәктәпләр һәм мәктәп яны лагерьлары тарафыннан барлык таләпләрне үтәү катгый контрольдә тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100