Песошин алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырачак

Бүләкләнүчеләр исемлегендә 60тан артык кеше, аларның өчесе II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булачак.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе Алексей Песошин бүген Казан Кремлендә алдынгы татарстанлыларны бүләкләп, медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырып, аларга мактаулы исемнәр бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын уздырырга планлаштыра», – дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Бүләкләнүчеләр исемлегендә 60тан артык кеше, аларның өчесе II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә, икесе Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатына лаек булачак. Республиканың алты кешесе «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнәчәк.