Рөстәм Миңнеханов Чистайда «Камалия» ял һәм үсеш үзәгендә булды

«Камалия» үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистайда «Камалия» ял һәм үсеш үзәгендә булды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Камалия» үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан.

Хәзерге вакытта бинаның мәйданы 550 кв.м тәшкил итә, бер үк вакытта «Камалия» үзәгенә 200 кеше йөри ала. Үзәк театр сәнгате, робототехника, IT-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар иҗаты, чит телләр (гарәп, инглиз, төрек) буенча эшләячәк.

Тулаем алганда, «Камалия» ял итү-үстерү үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. үзәктә төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре укый ала.

Үзәкнең беренче катында «Камалия» балалар клубы, 40 кешелек ашханә, татар мәдәнияте музее урнашкан. Икенче катта - актлар залы, театр кабинеты, тавыш/видеоязмалар студиясе, чит телләрне һәм мәдәниятләрне өйрәнү кабинеты һ.б.

Рөстәм Миңнеханов өчен ял итү-үстерү үзәге бинасы буенча кыскача экскурсия оештырылды.