news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 28 капиталь ремонт программасының дүртесе төгәлләнгән

Ел ахырына кадәр республикада 3 меңнән артык объектны ремонтлау планлаштырыла.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстанда 2021 елга планлаштырылган объектларны капиталь ремонтлау буенча 28 программаның дүртесе үтәлгән. Бу максатка 23 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрыны беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

Чараны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Гомумән алганда, социаль-мәдәни өлкә объектлары, инженерлык инфраструктурасы һәм күп фатирлы йортлар капиталь ремонтлау программасы быел 69 процентка тәмамланган. Ел ахырына кадәр республикада 3 меңнән артык объектны ремонтлау планлаштырыла.

31 июльгә булган мәгълүматлар буенча, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең 13 бинасы, ветеринария идарәсенә караган 12 учреждение, җирлекләрнең 15 башкарма комитеты бинасы (советлары), шулай ук барлык билгеләнгән тулай тораклар төзекләндерелгән. Гомумән алганда, әлеге программаларны финанслауга 266 млн сум тотылган.

2021 елда гамәлгә ашырыла торган иң киң күләмлесе мәгариф учреждениеләрен ремонтлау чаралары булды. Программага 213 объект кертелгән, финанслау күләме 2 млрд сум тәшкил иткән. Планлаштырылган 49 бакчаның унбишендә эш төгәлләнгән, 34е ремонтлана. Планлаштырылган 33 мәктәпнең унберендә дә эшләр тәмамланган.

Моннан тыш, өч коррекцион мәктәптә ремонт үткәрелде, җидесендә эш дәвам итә.

Мәктәпләрдә функциональ зоналарны яңарту эшләре 95 процентка, һәм Татарстан мәгариф учреждениеләрендә уңайлы мохит булдыру 96 процентка төгәлләнде.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100