Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны парк һәм скверларның торышы өчен тәнкыйтьләде
2021 елда бу программага тагын 69 киңлек кертелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Соңгы вакытта республика халкыннан иҗтимагый киңлекләрнең начар торышына — чүп-чар, ватылган фонарьлар һәм эшләми торган бәдрәфләр турында күп шикаятьләр килә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар башлыкларына ай ярым дәвамында паркларны һәм скверларны тәртипкә китерергә кушты.
«Сезнең шундый иҗтимагый киңлекләрегез булгач, өегездә дә шул ук хәлдер. Димәк, сезнең моңа игътибарыгыз җитми, бу сезгә кызык түгел, бу сезгә кирәк түгел. Сезгә кешеләрнең кайда ял итүләре, кая барулары барыбер. Менә минем башка сүзем юк. Без һәр спорт объектына, мәйданчыкка шатланабыз, 50-100 млн сум акча сарыф ителде» — диде ул.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Республика көненә җитешсезлекләрне бетермәгән барлык муниципалитетлар һәм шәһәрләр киләчәктә әлеге программаларны гамәлгә ашыруга финансланмыйча калачак.
Татарстан җәмәгать урыннарын үстерү программасы 2015 елда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән эшләтеп җибәрелде. Аның буенча эшләр төбәкнең барлык районнарында һәм шәһәрләрендә уза.
Шул вакыт эчендә зур һәм кече шәһәрләрдә 443 объект — парк, сквер, яр буе мәйданчыклары, йөзләрчә парклар, скверлар, яр буйлары, мәйданнар һәм җәяүле урамнар төзелде һәм реконструкцияләнде. Бүген республика җитәкчесе ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләгәнчә, 2021 елда аңа тагын 69 киңлек кертелгән.
Республика тәҗрибәсе уңышлы булды, 2017 елдан башлап аның үрнәгендә бөтен Россия буенча «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль өстенлекле проекты кысаларында шундый ук программалар гамәлгә ашырыла. Ә 2019 елда Татарстан программасы архитектура өлкәсендә Ага Хан премиясен алды, ул конкурсның 40 еллык тарихында финалга чыккан бердәнбер Россия проекты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз