news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин, Миңнеханов һәм Мантуров Алабугада Aurus производствосын эшләтеп җибәрде

Владимир Путин бу проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның роленә аерым тукталды.

Путин, Миңнеханов һәм Мантуров Алабугада Aurus производствосын эшләтеп җибәрде

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Егор Никитин). «Алабуга» махсус икътисади зонасында Россиянең премиум-седаннарны серияле җитештерә торган Aurus Senat производствосына рәсми төстә эшләтеп җибәрделәр. Символик төймәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров басты, ә заводны эшләтеп җибәрүгә рөхсәтне видеоконференцэлемтә режимында Россия Президенты Владимир Путин бирде.

Россия Президенты тантанада катнашучыларны котлады һәм соңгы елларда проектның югары үсеш алу динамикасын билгеләп үтте.

«Бу конвейердан төшкән автомобильләргә ихтыяҗ булыр дип ышанам. Бу машина дөньядагы барлык стандартларга туры килә. Бу эшкә бөтен илдән меңләгән белгеч җәлеп ителде, һәм алар куелган бурычны башкарып чыга алды», — диде Путин.

Aurus комплектлаучыларының яртысыннан артыгы Россия компанияләре булып тора, диде ул. Алар өчен проект дөнья дәрәҗәсендә инициатива белән эшләү һәм заказлар линейкасын киңәйтү буенча яңа тәҗрибә туплау мөмкинлеге булды. Гомумән алганда, премиум-класслы автолар җитештерү программасы югары технологияле экспортны үстерү өчен тагын бер адым булып тора.

Владимир Путин бу проектны гамәлгә ашыруда Татарстанның роленә аерым тукталды. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, республика үсеш өчен яңа стимул алды.

«Татарстан күп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә һәм яңа заманча эш урыннары, салым үсеше буенча республика тагын бер адым алга атлаячак. Яңа производство булдыруда катнашучыларга рәхмәт», — диде Росссия Президенты һәм заводны эшләтеп җибәрергә команда бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100