news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының 2021 елда беренче утырышын уздырды

Татарстан Республикасының Инвестицион советы әгъзаларының бүген тәкъдим ителгән проектлары уңай бәя алды.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының 2021 елда беренче утырышын уздырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Инвестицион советының агымдагы елда беренче утырышын уздырды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Тәкъдим ителгән преоктлар барысы да хупланды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кыенлыкларга карамастан, Татарстан инвесторларны җәлеп итә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруда аларга ярдәм күрсәтә. Бүгенге утырыш кысаларында биш инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Беренче булып «Жемчужина Дингеза» кунакханә-курорт комплексын төзү» проекты тәкъдим ителде. Проект белән Татарстан Республикасы территориясендә — Кама Тамагы муниципаль районында кунакханә- курорт комплексы төзү күздә тотыла. Проектны «Жемчужина Дингеза» ҖЧҖ директоры Вячеслав Макашин тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кама Тамагының потенциалы зур, һәм бу проект районның туризм өлеше өчен «якорьлы» проект булырга мөмкин. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән проектны һәм аны гамәлгә ашыруны Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына контрольдә тотарга кушты.

Тукай районы территориясендә заманча авыл хуҗалыгы комплексын төзү проекты тәкъдим ителде. Аны гамәлгә ашыру турында «Әнәк» агрофирмасы» ҖЧҖнең «Ворошиловский» филиалы генераль директоры Максим Ионычев сөйләде. Авыл хуҗалыгы комплексында ул ашлык саклау һәм җыю өчен элеватор, авыл хуҗалыгы культураларын су транспортына төяп җибәрү өчен причал стена, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртү заводы һ.б. булачак.

Аннары Татарстан Республикасы Әгерҗе шәһәрендә логистик сәнәгать паркы төзелеше проекты тәкъдим ителде. Проект турында «ЗУР» ҖЧҖ директоры Марат Шәфигуллин сөйләде. «Әгерҗе» паркына тимер юл вагоннарын эшкәртү; тимер юл составларын формалаштыру; тимер юл вагоннарын карау һәм әзерләү; тик торучы вагоннарны карап тоту керә.

«Яшел Үзән индустриаль паркы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Ләйсән Шәрәфиева «Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге» индустриаль (сәнәгать) паркын төзү» проектын тәкъдим итте. «Эталон» (төзелеш һәм девелопмент) компаниясе вәкиле Юрий Бородин Түбән Камада торак комплексын төзүнең инвестицион проекты турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100