Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов Казахстанда шина заводы төзелеше башлану тантанасында булачак
Төзелә торган предприятиедә җитештерүне 2022 елның ноябрендә эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шиналар җитештерү буенча яңа завод төзелешен башлау тантанасында катнашу өчен Казахстанга барачак. Бу хакта брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Рөстәм Нургалиевичның Казахстанга эш сәфәре көтелә. Сәфәрнең төп максаты - шиналар җитештерү буенча завод төзелешен башлау. Завод төзелеше буенча капсула салыначак», - диде Галимова.
Яңа завод - «Татнефть» компанияләр төркеме проекты. Аның ярдәмендә Казахстан партнерлары белән актив хезмәттәшлек җайга салыначак. Уртак җитештерү булдыру буенча эшләрнең күп өлеше башкарылган инде. Шулай итеп, бүгенге көндә технологик җиһазлар белән тәэмин итүчеләрне сайлау буенча тендер тәмамланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз