Фәрит Мөхәммәтшин: БМОның Казан моделе - яшь профессионаллар тәрбияләү мәктәбе ул

Форум Татарстан башкаласында 3 апрельгә кадәр барачак.

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда яшь лидерларны, сәясәтчеләрне һәм җитәкчеләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Аларны укыту мәйданчыкларының берсе — Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) Казан моделе. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның проектта катнашучыларга юлламасында шул хакта искәртелә.

Аның котлавын ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов укыды.

«Хөрмәтле Берләшкән Милләтләр оешмасының Казан моделендә катнашучылар! Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Федерация Советының халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча закон чыгаручылар советы комиссиясе әгъзалары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Татарстанда БМОның чираттагы моделен уздыруны хуплыйм», — диелә текстта.

БМОның Казан моделе яшьләр, профессор-укытучылар составы, сәясәтчеләр һәм экспертлар өчен яхшы традициягә әверелде. Елдан-ел катнашучыларның географиясе, дискуссияләр, пленар һәм сессия форматларының көн тәртибе арта гына бара.

«Модельне тормыш мәктәбе, күп яклы дипломатия, җаваплы һәм патриотик профессионаллар тәрбияләү мәктәбе буларак бәяләп бетереп булмый. Татарстан Республикасында яшь җитәкчеләрне, лидерларны һәм сәясәтчеләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшь буын сәяси дискуссия сәнгатенә, коллегалары белән конструктив һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәнә», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Форумда катнашучылар Берләшкән Милләтләр Оешмасының кайбер комитетларында делегатлар булып китә һәм сайланган ил мәнфәгатьләрен кайгырта. Казанда форум 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 2021 елда чарада катнашучылар, шул исәптән, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының эш аспектларын өйрәнәчәк.