news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка «Иннополис»та яңа проектлар турында сөйләделәр

Тугыз компания «Иннополис»ның яңа резидентлары һәм партнерлары булды.

Рөстәм Миңнехановка «Иннополис»та яңа проектлар турында сөйләделәр
https://tatarstan.ru/

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында яңа проектларны расладылар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тугыз компания «Иннополис»ның яңа резидентлары һәм партнерлары булды. Яңа партнерлар 250 дән артык эш урыны булдырачак.  Инновацион инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 43 млрд. сум тәшкил итә.

«Трансмашхолдинг» АҖ һәм «ЛокоТех-Сигнал» ҖЧҖ «Иннополис» махсус икътисадый зонасында Пилотсыз технологияләр буенча компетенцияләр үзәген ачачак.

«Проект кысаларында гамәлдәге элемтә системаларын модернизацияләү, хәрәкәт белән идарә итү, куркынычсызлык һәм хәрәкәт составы линиясендә эксплуатацияләнә торган хәрәкәтләрне модернизацияләү, шулай ук поездларның автоматик хәрәкәтен оештыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа системалар булдыру планлаштырыла», — дип хәбәр иттеләр «Трансмашхолдинг» АҖ матбугат хезмәтендә.

«З-Сити Техно» компаниясе проекты белән Иннополиста инновацион инфраструктураның зур объектларын булдыру һәм аның базасында цифрлы сервис платформасын кертү каралган, диелгән хәбәрдә.

«Зенкар» ҖЧҖ автомобиль хуҗалары һәм компанияләр өчен автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү, ремонтлау һәм тюнинг буенча кушымта булдырачак.

«АйТуБи» ҖЧҖ нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате объектларын технологик проектлау өчен программа тәэминатын эшли.

«Русбитех-Астра» компаниясе Astra Linux операцион системасы функционалын эшләп бетерү һәм киңәйтү белән шөгыльләнәчәк.

«Электрифлай» компаниясе электромобильләр һәм зарядка станцияләре хуҗалары өчен техник ярдәм белән бердәм технологик платформа эшли.

«Абирой» компаниясе «Cyber Cube» персоналы белән комплекслы идарә итүнең болытлы системасы проектын тәкъдим итте.

«ЛП Технологии» ҖЧҖ Loudplay уеннары һәм ресурсларны сыйдырышлы кушымталар виртуальләштерү платформасы өстендә эшләячәк.

«А-плюс» компаниясе проектында мәктәп укучылары өчен цифрлы белем бирү мохите булдыру каралган, ул БДИга әзерлек мәйданчыгы булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100