news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ясалма интеллектлы машина йөртү хокукына имтихан тапшыру комплексын карады

Виртуаль чынбарлык күзлеге ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә имтихан тапшыру мөмкинлеге карала.

Миңнеханов ясалма интеллектлы машина йөртү хокукына имтихан тапшыру комплексын карады

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты ясалма интеллектлы машина йөртү хокукына имтиханнар тапшыру буенча аппарат-программа комплексын карап чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Дәүләт автоинспекциясе һәм Иннополис университеты белгечләре тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Хәрәкәт» комплексы проектын бүген Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Ясалма интеллект элементлары һәм өстәмә чынбарлык кулланылган система машина йөртү буенча имтихан тапшыруда яңа дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов «Хәрәкәт» комплексы ярдәмендә хаталарны автомат рәвештә теркәргә, маршрутны сайларга, шулай ук имтихан алучының субъектив фикерен исәпкә алмыйча, билге куярга мөмкин булачагын әйтте.

Шунысын да әйтергә кирәк, имтихан алдыннан сынау тапшыручы FaceID ярдәмендә верификация процессы узарга тиеш булачак. Бу машина йөртү хокукына ия булачак кешенең профилен тулысынча күрергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, система имтиханның ничек узуын күрергә, ә автомобиль эчендәге камералар андагы хәлләрне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Ленар Габдрахманов шулай ук хәзер юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча виртуаль чынбарлык күзлеге ярдәмендә имтихан узу мөмкинлеге каралуын әйтте.

«Машина йөртүгә кандидаттан тыш, билетны беркем дә күрми, бу исә чит затлардан ярдәм, төрле техник җайланмалардан файдалану мөмкинлеге юк дигән сүз, ә күзлекне салу омтылышы булганда датчик имтиханны туктата», — диде Габдрахманов.

Иннополиста тәкъдим ителгән эшләнмәләрне Татарстан Президенты тулысынча хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100