Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Франция арасында хезмәттәшлек артуга ышаныч белдергән

Татарстан Президенты Франция Сенаты рәисе Жерар Ларше белән очрашкан.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Парижга эш сәфәре кысаларында Франция парламентының югары палатасы - Сенатта булган. Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Сенат рәисе Жерар Ларше белән очрашкан. Алар эшлекле, мәдәни элемтәләрне ныгыту кысаларында хезмәттәшлек итү турында сөйләшкән.

Очрашудан соң Татарстан делегациясе өчен Сенат бинасы буйлап экскурсия оештырылган. Моннан тыш, Татарстан Президенты Мәртәбәле кунаклар китабында да язып калдырган. "Франция Республикасы сенаторларына үз хөрмәтемне күрсәтү форсаты тууга шатмын, - дигән Рөстәм Миңнеханов. - Парламент - дәүләттә демократияне гамәли тормышка ашыруның мөһим институты, ул җәмгыятьнең тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре белән тыгыз бәйле. Франция парламентарийларына демократияне үстерү һәм үз халкы иминлеге өчен нәтиҗәле эшләүләрен телим. Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Франция арасында парламентара конструктив хезмәттәшлек артуга өметләнәм".