news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кичә Рөстәм Миңнехановның Парижда эш сәфәре башланып китте

Эш сәфәре кысаларында Президент француз компанияләре вәкилләре, Франция Эшлеклеләре ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашулар үткәрә.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Парижга (Франция Республикасы) килде. Аны "Ле Бурже" аэропортында Россиянең Франциядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Александр Орлов һәм башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте. Эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты француз компанияләре вәкилләре, Франция Эшлеклеләре ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашулар үткәрә, "Франция – Татарстан" эшлекле форумында катнаша.

Рөстәм Миңнехановның ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, Франция Сенаты рәисе Жераром Ларше һәм башкалар белән очрашулары да каралган.

Парижда Президент "Шнайдер Электрик" компаниясенең экспозицион үзәген карап чыгарга да ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot