Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Мишустинның эшче төркем җитәкчеләре белән очрашуында катнашты
Киңәшмәдә катнашучылар 2024 елга кадәр үсешнең илкүләм максатларына ирешүнең бердәм планын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советының төрле юнәлешләр буенча эшче төркем җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Очрашуны видеоконференция режимында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин уздырды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә катнашучылар 2024 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге план чорына илкүләм максатларга ирешүнең бердәм планын гамәлгә ашыру, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, транспорт инфраструктурасын үстерү тәкъдимнәре буенча фикер алышты.
«Без ирешергә теләгән илкүләм максатлар — бөтен ил өчен уртак. Әмма күп нәрсә төбәкләрдәге тормыш шартларыннан тора. Шуңа күрә бердәм планда территориаль үсеш мәсьәләләренә зур игътибар бирелде», — диде Михаил Мишустин.
Ул искәрткәнчә, илкүләм максатларга ирешү өчен ел саен 12 трлн сумнан артык акча каралган. Федераль бюджет сәясәте шуңа басым ясаячак. Премьер-министр сүзләренчә, төбәк бюджетларын һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерергә кирәк.
Киңәшмәдә Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов, вице-премьерлар Татьяна Голикова, Марат Хөснуллин һәм Дмитрий Чернышенко, Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм Финанс министрлыгы башлыклары һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз