Рөстәм Миңнеханов «мехфак» студентларына: Сез бик яхшы белгечлек сайлагансыз

Президент Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтын 70 еллыгы белән тәбрикләде.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтына 70 ел тулу уңаеннан, бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы институтка килде. Биредә студентлар белән очрашты. «Сез бик яхшы белгечлек сайлагансыз», — дип мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов үзе институтны 1978 елда тәмамлап, «инженер-механик» квалификациясе алган. «Инженер белеме алган кешенең потенциалы зур. Инженер белеме алган кеше икътисадны да, бүтән әйберне дә тиз аңлый. Әйтик, экономистка инженер төшенчәләрен аңлау бик авыр. Сез бик яхшы белгечлек сайлагансыз. Бу сезгә конкурентлыкка сәләтле булырга мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Рафис Борһановны мисалга китерде. «Ул спортчы да, мәгариф системасында да… Аның инженерлык мәктәбе теләсә нинди мохиттә яраклашырга мөмкинлек бирә», — диде.

«Безнең өчен дулкынландыргыч көн. Монда, Ферма-2 территориясендә, кызыклы биш еллык тормыш үтте. Бүген инженер факультетының заман таләпләренә җавап бирүе сөендерә. Партнерлар белән эш, квалификация күтәрү мәсьәләләренә урын бирелә. Инженер кадрлар агросәнәгать комплексы өчен генә түгел. Әлеге мәктәпне тәмамлаган белгечләр бөтен илдә бар. Без институтыбыз белән горурланабыз!» — диде Президент.

Ул бирелгән белем, мондагы яхшы мохит өчен өчен рәхмәтен җиткерде. «Студентлар җитәкче булыр өчен нәрсә кирәк, дип сораганда да, һөнәри, база белемнәре кирәклеген әйттем. Без шушы институтта алган белем, күнекмәләр — безнең белемнәрнең нигезе ул. Без укытучыларыбызны истә тотарга тиеш. Алар безгә биргәнне үсеп килүче буынга тапшырырга кирәк. Монда бу эш лаеклы оештырылган», — диде  Рөстәм Миңнеханов чыгышында.

Ул Казанда укып, районнарга кайткан кешеләргә мөрәҗәгать итте. «Район этабын узу бик мөһим. Район ул — микрореспублика», — диде. Президент белгечләр булу әһәмиятенә басым ясады. «Без акча, ресурслар мөһим дип уйлыйбыз, булдыклы кешеләр тагын да мөһимрәк. Авыл хуҗалыгы институты, безнең инженер факультеты республика үсешенә зур өлеш кертә», — диде.

«Киләчәктә дә авыл хуҗалыгы институты, „мехфак“ гөрләп торсын. Сез аны сервис дип, нәрсә дип атасагыз да, безнең өчен ул „мехфак“. Һәрвакыт горурланырлык булсын!» — дип әйтте Президент. Авыл хуҗалыгы министрлыгына вузның кадрлар чыганагы булуын искәртте.

Университет ректоры Айрат Вәлиев 1920 елларда ук авыл хуҗалыгы механизациясе мәсьәләсенә зур игътибар бирелгәнен әйтте. «1927 елда профессор Степан Вострокнутов Германиядә стажировка узган. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзү заводында булган. Шул ук елны ул Ферма-2 территориясендә авыл хуҗалыгы машиналарын сынау һәм йөртү өчен уку полигонын булдыра. Аның базасында 1929 елда Татарстанда беренче машина сынау станциясенә нигез салына», — диде.

Бөек Ватан сугышы елларында вуз үсешен дәвам итә. Сугыштан соңгы елларда техник җиһазланыш арткач, авыл хуҗалыгында югары квалификацияле инженер кадрларга зур ихтыяҗ туа. 1950 елда Физика, математика, авыл хуҗалыгы механизациясе, сызу геометриясе кафедралары базасында авыл хуҗалыгы механизациясе буенча аерым факультет ачыла.

Тантанада дәүләт бүләкләре тапшырылды. Ректорат каршындагы киңәшче Җәүдәт Фәйзрахмановка «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды. Берничә хезмәткәргә «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре», «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», «РФ атказанган мәгариф хезмәткәре», «РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре», «РФ мәгариф өлкәсе мактаулы хезмәткәре» исемнәре бирелде.