Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Россия төбәкләренә Җир Хартиясе нигезләрен куллану мөһим дип саный
Татарстан җитәкчелеге үз карарларында социаль-икътисади бурычларны хәл итү өчен хартия постулатларын куллануны дәвам итәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Россиянең барлык 85 субъекты өчен үз эшчәнлекләрендә Җир Хартиясе нигезләрен куллану тәкъдиме белән мөрәҗәгать әзерләргә кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җир Хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый әһәмияткә ия инициативалар» республика фәнни-гамәли конференциясендә шулай дип белдерде.
«Башка субъектларда Җир Хартиясе идеяләренә таянмыйлар, шуңа күрә без бу эштә инициатива күрсәтергә тиеш», - диде парламент башлыгы.
Конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Мөхәммәтшин үз карарларында хартиянең төп постулатларын файдалану тәкъдиме белән Россия субъектлары парламентларына мөрәҗәгатьләр юлларга тәкъдим итте.
Күп кенә мөһим мәсьәләләрне хәл итү шуңа бәйле, дип белдерде парламент башлыгы. Әлеге документ – кече һәм зур җир турында кайгыртып 100 ел алга карау ул.
«Без нәкъ менә Татарстанның 2001 елда рәсми рәвештә, ТР парламенты карары аша хартия нигезләмәләрен гамәли яссылыкка күчерергә карар кылган дөньяда беренче төбәк булуы белән горурланабыз», - диде Мөхәммәтшин.
Соңгы 10 елда Татарстанда Җир Хартиясе идеяләренә нигезләнгән 30дан артык закон чыгару актын үз эченә алган нәтиҗәле норматив хокукый база формалаштырылды. «Парламент алга таба да хартия идеяләренә таянып эш итәр дип ышанам», - диде парламент башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз