news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Равил Кузюров Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк

Карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның урман хуҗалыгы министры итеп яңадан Равил Кузюров билгеләнде. Бу турыдагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Кузюров Равил Афраимовичны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Ведомство җитәкчесе урынында Равил Афраимович 2018 елның февраленнән алып эшли.

18 сентябрьдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен отставкага җибәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100