news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак

Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Радик Гайзатуллин Татарстан Финанслар министрлыгы башлыгы вазифасында калачак. Билгеләү турындагы карар Татарстан Президенты порталында чыкты.

«Гайзатуллин Радик Рәүф улын Татарстан Республикасы финанслар министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

Радик Рәүф улы республика ведомствосында үз карьерасын 1999 елда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанслау бүлеге башлыгы вазифасында башлады. 2000 елдан 2001 елга кадәр финанслар министры урынбасары, 2001 елдан 2002 елга кадәр финанслар министрының беренче урынбасары урынын биләгән.

2002 елның июнендә республика министрлыгы башлыгы вазифасына расланды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов берничә министрны билгеләүне раслады. Аерым алганда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы итеп Илсур Һадиуллин, Александр Шадриковны яңадан Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы җитәкчесе, Рөстәм Заһидуллинны Татарстан юстиция министры, Равил Кузюровны Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, Айрат Хәйруллинны Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100