news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан дәүләт комитетлары рәисләрен билгеләде

Җитәкчеләр үз вазифаларына республика Президентының аерым указлары белән сайланды.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда дәүләт комитетлары җитәкчеләре билгеләнде. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указлары аның рәсми сайтында басылып чыкты.

Шулай итеп, Сергей Иванов төбәкнең Туризм буенча дәүләт комитеты белән җитәкчелек итүне дәвам итәчәк. Ул бу вазифада 2014 елдан бирле эшли.

Александр Груничев яңадан Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде.

2014 елдан бирле республика Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләгән Ольга Редько янә шул вазифага сайланды.

Федор Батков янә Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп билгеләнде, ә Татарстан Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп янә Гөлнара Габдрахманова сайланды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Талия Миңнуллинаны Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе, ә Алмаз Хисаметдиновны республика Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе итеп билгеләү турындагы указлар имзалады. Алар элек тә шул вазифада эшләгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100