news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде

Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп янә Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Бу хактагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.

«Әгълиуллин Фәнил Әнвәр улын Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләргә», диелгән хәбәрдә.

Фәнил Әгълиуллин республика ведомствосын 2019 елның сентябреннән җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot