news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгын янә Айрат Хәйруллин җитәкләячәк

Рөстәм Миңнеханов Татарстан министрларын раслады.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы җитәкчесе итеп билгеләде. Бу турыдагы карар республика җитәкчесе порталында чыкты.

«Хәйруллин Айрат Ринат улын Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры итеп билгеләргә», диелгән документта.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot