Минтимер Шәймиев мөфти шәех Равил Гайнетдингә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау җибәрде

“Сезгә һәм РФнең барлык мөселманнарына ихлас күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет, мул тормыш һәм уңышлар теләп калам”, диелгән Президент телеграммасында
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдингә Ураза бәйрәме уңаеннан котлау җибәрде.

“Сезне һәм Сезнең аша Россия Федерациясе мөселманнарын чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм.

Һәр мөселман өчен мәгълүм бер сынау булган ураза аен төгәлләүче бу бәйрәм динебезнең ныгый баруы, рухи үрләргә, җан тынычлыгына ирешү сөенечен алып килә. Рухи камиллек юлында кылган гамәлләребез игелекле нәтиҗәләргә китерсен, ә Ураза бәйрәме яшәү дәртен ишәйтсен һәм яңа казанышларга рухландырсын.

Йөзләрчә еллар буена башка дин тарафдарлары белән татулыкта яшәүче Россия мөселманнарына һәрвакытта башка диннәргә хөрмәт белән карау, тынычлыкка омтылу, якыннарың турында кайгыртучанлык хас булды. Россиядәге исламның уникаль әхлакый һәм мәдәни мөмкинлекләре киләчәктә дә Россия Федерациясендә гражданнар арасында тынычлыкны, милләтара һәм динара татулыкны саклауга хезмәт итәчәгенә шигем юк.

Әлеге бәйрәм көннәрендә Сезгә һәм Россиянең барлык мөселманнарына ихлас күңелемнән исәнлек-саулык, бәхет, мул тормыш һәм барлык игелекле эшләрегездә уңышлар теләп калам”, диелгән Президент телеграммасында.