news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Чаллы хастаханәсен проектлауга акча бүлеп бирергә йөкләде

Сүз якынча 70 млн сум турында бара.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елга республика бюджетын планлаштырганда Чаллының 5нче хастаханәсен проектлауга чыгымнарны карарга йөкләде. Бу хакта журналистларга Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Бездә Рөстәм Нургалиевич [Миңнеханов] белән эшлекле очрашу булды. Без берничә мәсьәлә буенча фикер алыштык, шул исәптән шәһәрнең 5нче хастаханәсе буенча проект эшләрен башлау кирәклеге турында да сүз булды. Президент проект-смета документациясен финанслауны алдан карарга йөкләде. Сүз якынча 70 млн сум турында бара. Төгәл саннарны әйтергә иртәрәк, чөнки соңгы бәя эшләргә алыначак проект оешмасына да, булачак хастаханә комплексы квадратурасына да бәйле», — дип хәбәр итте Мәһдиев.

«Чаллы мэры шулай ук шәһәрнең 5 нче хастаханәсенең яңа корпусы урнашачак картаны ачты. Аны «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбеннән ерак түгел Чулман проспектында «утыртырга» карар кылынды.

Наил Мәһдиев Чаллы өчен объектның әһәмиятен ассызыклады. Күппрофильле хастаханәгә ел саен 25 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, 18 профиль буенча ярдәм күрсәтелә. Хастаханә күп еллар элеккеге тулай торак бинасында урнашкан, дип искәртте җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100