news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда эссе һава торышы һәм корылык сәбәпле, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов 38 районда гадәттән тыш хәл режимын кертү турында боерык имзалады.

«30 июньнән Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәл режимын кертергә», диелгән боерыкта.

Татарстан муниципаль районнары башлыкларына массакүләм мәгълүмат чаралары аша гадәттән тыш хәл кертелү турында халыкка хәбәр итәргә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, куркыныч табигать күренешләренең тискәре нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссияләр эшче төркемнәре составын билгеләргә киңәш ителә.

Шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына биш көндә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү чараларын билгеләү йөкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100