news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты һәм Төрекмәнстан вице-премьеры хезмәттәшлек турында сөйләште

Төрекмәнстан — Урта һәм Үзәк Азиядә «КАМАЗ» маркалы автотехниканы иң күп кулланучыларның берсе.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан вице-премьеры, Югары контроль палатасы рәисе Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Кунак Казанда эш сәфәре белән килде. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча ике республика арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 107 миллион долларга җиткән. Нефть разведкасы, нефть чыгару, газ транспортлау, автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, авиатөзелеш кебек тармаклар перспективалы булып тора. Мәдәни өлкәдә хезмәттәшлекне үстерү дә өстенлекле булып санала.

Төрекмәнстан — Урта һәм Үзәк Азиядә «КАМАЗ» маркалы автотехниканы иң күп кулланучыларның берсе. Илдә автопарк 9 мең берәмлектән артык. Биредә шулай ук КАМАЗ йөк машиналарының бөтен серияле линейкасы тәкъдим ителде.

«Татнефть» җәмгыяте белән Төрекмәнстан 2008 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Агымдагы елның 25 гыйнварында Татарстан компаниясенең чит ил филиалында кулланылышта булган насос-компрессор торбаларын ремонтлау производствосы ачылды.

Казан вертолет заводы линиясе буенча 2020-21 елларда медицина өлкәсе өчен Ми-17-1В вертолеты һәм АНСАТ вертолеты җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100