Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «МЧС» торак комплексында яңа йортны карады

Алар комплекста яшәүчеләр белән очрашты.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Казанның «МЧС» торак комплексында булды. Анда бүген 2нче йорт файдалануга тапшырылды. Алар объектны карап чыкты, шулай ук комплекста яшәүчеләр белән очрашты, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова..

Өлешләп төзүдә катнашуның беренче килешүләре 2011 елда төзелгән, ә бинаны 2014 елның III кварталына тапшыру планлаштырылган. 2019 елда торак комплексын төзүчесе — «ФОН» ҖЧҖ банкрот дип танылды.

2020 елда төзүче хокуклары Татарстан Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондына тапшырылды. Төзелеп бетмәгән өч объектта эшләр яңартылды. Объектның подрядчысы — «СМК Ак Таш» ҖЧҖ тора. «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, төзелешне бу язда тәмамлау планлаштырылган.

Аннан соң Татарстан җитәкчесе һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Достоевский, 57 адресы буенча озак төзелә торган тагын бер йортта булды.

Объектның беренче төзүчесе «Свей» фирмасы» ҖЧҖ. Өлешләп төзүдә катнашуның беренче килешүләре 2003 елда ук төзелгән, ә йорт 2005 елның I кварталында тапшырылырга тиеш иде. 2011 елда компания банкрот дип табылган.

Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды узган елның маенда төзүче хокукын алды. Шулай ук аңа алданган өлешчеләргә 269 фатир һәм дүрт парковка тапшыру буенча йөкләмә бирелде.

2020 елның июнендә Достоевский урамы, 57 йорт адресы буенча объектта эшләр «Сәдака» ҖЧҖ («Бриз» ҖЧҖ компанияләре төркеме) подрядчы оешмасы тарафыннан яңартылды.