Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин М7 юлының яңа участогын төзү турында сөйләште

Бу юл ярдәмендә республика транзит йөкләрнең бер өлешен яңа юлга борып җибәреп, транспорт йөкләнешен киметә алачак.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Надежда Захарова). Казанда М7 юлының Чаллыны һәм Түбән Каманы урап узу участогы төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, шулай ук РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин катнашты.

Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәдә проект документациясен әзерләү, юл картасы һәм төзелеш эшләрен башкару сроклары кебек темалар каралды.

Татарстан Президенты сүзләренчә, әлеге участок — Татарстан өчен мөһим һәм кирәкле проект.

«Бу юл бик кирәк. Сездән әлеге проектны хуплавыгызны сорар идем. Без, үз чиратыбызда, подрядчыларны да, эш графигын үтәүне дә игътибар белән күзәтәчәкбез», — диде ул.

Юлның бу өлешенең гомуми озынлыгы 89 километр тәшкил итәчәк. Проект өч этапта гамәлгә ашырылачак. Яңа юл ярдәмендә республика транзит йөкләрнең бер өлешен яңа юлга борып җибәрә һәм транспорт йөкләнешен киметә алачак.