news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов татарстанлыларны «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашырга чакырды

Татарстан Президенты Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашты һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтисенең абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

«Галимҗан Миңнеханов – минем әтинең абыйсы. Ул 359нчы укчы полк составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында барган сугышларда һәлак булган. Хәтерлим һәм горурланам!», - дип язган Президент Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Ул шулай ук үз сәхифәсендә язылучыларны #БессмертныйПолкОнлайн акциясендә катнашырга чакырды.

«Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыгызның фотоларын 2021.polkrf.ru сайтына урнаштырыгыз», - диде Президент.

«Татар-информ» агентлыгы Җиңү көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясенең санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә 24 июньгә күчерелүе хакында хәбәр иткән иде. Шунысын да искәртик: узган елда Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында Җиңү парадын июнь аена күчергән иде. Быел исә ул үз вакытында – 9 Майда узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100