Рөстәм Миңнеханов Татарстан энергосистемасының диспетчерлык үзәгендә булды

Татарстан Президенты татарстанлыларны энергия белән тәэмин итү һәм республиканың электр челтәре хуҗалыгы объектлары торышы белән танышты.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «СО ЕЭС» АҖ филиалы - «Татарстан Республикасы энергосистемасының региональ диспетчерлык идарәсе»ндә булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Визит кысаларында ТР Президенты татарстанлыларны энергия белән тәэмин итү һәм республиканың электр челтәре хуҗалыгы объектлары торышы белән танышты», — диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы энергосистемасының региональ диспетчерлык идарәсе директоры Андрей Большаков коронавирус пандемиясе чорында диспетчерлык үзәге эшен оештыру турында хәбәр итте. Хезмәткәрләр арасында социаль дистанция саклана, эш урыннарында шәхси саклану һәм дезинфекция чаралары бар. Барлык электростанцияләр дә планлы диспетчер графигы буенча эшли.

«Челтәр компаниясе» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев бүгенге көндә компания эшенең штат режимында алып барылуы турында сөйләде. Коронавирус пандемиясе чорында хезмәткәрләрнең 54 проценты дистанцион эшкә күчерелгән. «Челтәр компаниясе»  медицина учреждениеләренә ярдәм күрсәтә. Шулай итеп, Республика клиник хастаханәсе ихтыяҗларына 5 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«ТГК-16» ААҖ генераль директоры Эдуард Галиев, объектта да эш тулы күләмдә дәвам итә, дип өстәде.

Казан 3нче ТЭЦы һәм Түбән Кама 1нче ТЭЦы җитәкчеләренең җылылык электр үзәкләренең эше турында докладлары яңгырады.

Шулай ук бүген республика Президенты Казан 1нче ТЭЦында булды. Видеоконференция элемтә режимында Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ генерация объектлары һәм җылылык челтәрләре җитәкчеләре белән аралашты, аңа компанияләрнең агымдагы эше һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр.