news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Нигъмәтуллин: Кытайдан килүчеләргә табиб күзәтүен оештыруга зур игътибар кирәк

Ул дәвалау һәм дезинфекция, индивидуаль саклану чаралары, дәвалау препаратлары запасын кайгыртып торырга кушты.

Рөстәм Нигъмәтуллин: Кытайдан килүчеләргә табиб күзәтүен оештыруга зур игътибар кирәк
tatarstan.ru

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанга Кытайдан килүчеләр — студентлар, эшчеләр өчен табиб күзәтүен оештыруга аеруча зур игътибар бирергә киңәш итте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган утырышта әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков иртәгә Казан аэропортына иртәнге сәгать унга Кытайдан самолет киләчәген хәбәр итте. Рөстәм Нигъмәтуллин тикшерү барышында пассажирларны алдан кисәтеп куярга кушты. «Кешеләр дулкынланмасын өчен, бары тик процедура гына булуын әйтеп, күпме вакыт кирәк булуын алдан әйтеп куегыз», — диде.

Рөстәм Нигъмәтуллин эпидемиягә каршы чараларның республика планын төгәл үтәү кирәклеген билгеләп узды. «Медицина оешмалары профилен үзгәртүгә әзер торырга, дәвалау һәм дезинфекция, индивидуаль саклану чаралары, дәвалау препаратлары булуын кайгыртырга тиеш», — диде. Шулай ук, даруханәләрдә вируска каршы препаратлар запасы гел булуын кайгыртып торырга күрсәтмә бирде.

Туризм буенча дәүләт комитетын туроператорлар белән эш башкаруларын, Мәгариф һәм фән министрлыгын һәм вуз ректорлары советын Кытайдан студентлар кайту мәсьәләсен контрольдә тотуны сорады.

Марат Садыйков Татарстанның медицина оешмаларында ОРВИ һәм грипптан дәвалау өчен барлык кирәкле дару препаратлары, битлекләр җитәрлек булуын әйтте. “Аларны даруханәләрдә ажиотажсыз сатып алырга мөмкин”, - диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100