Минтимер Шәймиев: “Без елына кимендә бер метро станциясе ачарга тиеш”

Татарстан башлыгы бүген “Җиңү проспекты” метро станциясен ачты.
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан метрополитенының алтынчы станциясен – “Җиңү проспекты”н ачты. Тантанада шулай ук республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

“Бүген барлык казанлылар өчен зур вакыйга, - дип мөрәҗәгать итте Президент яңа станция каршына җыелган метро төзүчеләргә, пассажирлар, Бөек Ватан сугышы ветераннарына. – Берничә ел элек без Мәскәү, Санкт-Петербургта метро бар, дип ишетеп килдек. Ә хәзер без үзебез дә җир астына төшеп, йөри алабыз. Ел саен без бу юлны озайтабыз, һәм бүген үзебезгә моны традициягә әверелдерергә, ягъни елына кимендә бер метро станциясе ачарга тиеш дигән бурыч куябыз. Бу Яңа ел алдыннан шампан шәрабы бокалы кебек традициягә әвереләчәк”.

“Яңа станция – бу чыннан да Җиңү проспектында җиңү дигән сүз. Киләсе елда без Казансуның икенче ярында станцияне файдалануга тапшырачакбыз һәм Казанның ул районнарына барып җитү җиңелрәк булачак. Ә киләчәктә без Универсиаданың яңа спорт объектларына метро төзиячәкбез ”, - дип ассызыклады республика башлыгы.

“Без күп итеп спорт объектлары төзегәч, республика Универсиада елында гына спорт ярышлары үзәге булып калмаячак. Бу объектлар Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле спорт ярышлары үткәрү өчен файдаланылачак, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. – Чаралар үткәрү вакытында шәһәр халкы өчен кыенлыклар тумасын өчен транспорт инфраструктурасын булдырырга тиешбез.”

М.Шәймиев шулай ук финанс кризисы һәм татарстанлылар өчен аның нәтиҗәләре турында үз фикерен белдерде. “Хәзер җиңел вакыт түгел, финанс кризисы очраклы гына финансларныкы дип аталмыйдыр. Беренче чиратта, банклар кыенлыклар кичерә, кредит алу мөмкинлекләре бетте. Хәзер иң мөһиме сәнәгатьнең уңышлы булуы, ул вакытта кризис нәтиҗәләре халыкка кагылырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Эштән азат ителүчеләр саны мөмкин кадәр аз булсын, булган очракта да пособие белән тәэмин ителергә тиеш. Чыгымнар булачак, әмма без кризисны аз югалтулар белән җиңәргә тырышабыз”.

“Кризисның кайчанга кадәр дәвам итәчәген беркем дә белми. Әгәр дә кризис ил эчендә булса, без аны җиңел үтә алыр идек, чөнки төп продукция чит илгә чыгарыла. Әмма дөньяда безнең продукциянең бәясе дә, аны куллану да кими бара, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. – 1990нчы ел башындагы катлаулы чорны без башка төбәкләргә караганда җиңелрәк уздык. Минемчә, бу кризис безгә башкаларга караганда азрак кагылачак”.

Республика Президенты символик тасманы кисте, соңыннан яңа станцияне карады. Яңа станцияне төзү 3 елга сузылган – әлеге вакыт эчендә гомуми озынлыгы 1640 метр булган 2 тоннель һәм Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә мәрмәр һәм гранит плитәләр файдаланып бизәлгән станция төзелгән.

Яңа станциядән метрополитенның икенче очына - “Кремль” станциясенә кадәр 16 минутта барып җитәргә була. Бүген моңа бер станциядән икенчесенә барып җиткән дәрәҗәле кунаклар үзләре дә ышанды. Белгечләр бәяләвенчә, яңа станция файдалануга тапшырылганнан соң, Казан метрополитенының көндезге пассажирлар агымы 25-30 меңнән 50-60 мең кешегә кадәр артырга мөмкин.