news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Республика байрагы көне белән котлады

Бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне Татарстан байрагы көне белән котлады. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә республика символикасына багышланган видео куйган.

Видеода байрак тарихы — аны кабул итү көне (1991 елның 29 ноябре), авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр.

Искәртеп үтик, бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot