Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин Чаллыда инвестиция проектларын киңәйтү буенча Haier тәкъдимнәрен хуплады
Татарстан алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә Haier Кытай компанияләре төркеменең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру шартларын үзгәртү буенча тәкъдимнәре Татарстанда алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару өчен гаризаларны карау комиссиясенең чираттагы утырышында хупланды.
Утырыш Чаллы, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистай комиссияләре вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында төбәкнең Хөкүмәт Йортында узды. Аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Haier суыткыч («Хайер Фридж Рус»), кер юу машиналары («Хайер Лаундри Машин Рус») һәм көнкүреш техникасы («Хайер Индастри Рус») җитештерүгә кагылышлы элеккеге килешүне үзгәртергә тәкъдим итте.

«Хайер Индастри Рус» һәм «Хайер Электрикал Эпплаенсис Рус» компанияләре генераль директоры Сунь Чженьхуа үз чыгышында проектларны гамәлгә ашыру барышында проектлар, капиталь кертемнәр бәясенең һәм эш урыннарының элек хупланган килешүе үзгәрүен әйтте.
«Барлык үзгәрешләр дә проектларның икътисади күрсәткечләрен яхшырту ягына булды — аерым алганда, проектларга капитал салу арттырылды, эш урыннары саны артты», — диде ул.

Чаллы башкарма комитеты вәкилләренең, профильле министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләренең эксперт нәтиҗәләрен тыңлаганнан соң, Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе комиссиясе Haier проектлары күрсәткечләренең үзгәрүен хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз