news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән көн. Республика символы Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән расланган.

  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
  • Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.
  • Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100