Рөстәм Миңнеханов Дәүләт советы президиумының Путин рәислегендәге утырышында катнашты

Видеоконференция режимында утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында узган утырышта төбәкләрдә 2030 елга кадәр ил үсешенең илкүләм максатлары турындагы Указны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт башлыгы ассызыклаганча, барлык кыенлыкларга да карамастан, илкүләм максатлар үзгәрешсез кала. Ул билгеләп үткәнчә, Хөкүмәткә октябрь ахырына кадәр илкүләм проектларга төзәтмәләр кертү, аларның күрсәткечләрен аныклау, шулай ук илкүләм проектлар буенча уртак, координацияләнгән эш системасын төзү йөкләнде.

Россия Президенты искә төшергәнчә, илкүләм проектларның төп чаралары төбәкләргә туры килә. «Төбәкләрнең акчалар белән эш итү мөмкинлеге булырга тиеш, һәм, әлбәттә, 2021 һәм алдагы елларда федерация субъектларының һәм үзәкнең финанс, бюджетара хезмәттәшлеге ничек оештырылачагын төгәл аңлау зарур», — диде ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, төп эш юнәлешләренең берсе — торак төзелеше. Торак төзелеше күләмен елына 120 млн. кв. метрга кадәр арттыру бурычы тора. Узган ел 80 млн. кв. метр тирәсе торак файдалануга тапшырылган.

«Агымдагы катлаулы шартларда без төзелеш тармагына ярдәм күрсәтәбез. Экспертлар фаразларына караганда, быел ипотека кредитлары бирү күләме узган ел күрсәткечләреннән артып китәчәк. Ягъни, гомумән алганда, безнең ихтыяҗларны хуплау чаралары эшли, алар кирәкле нәтиҗә бирә. Әлбәттә, торак базарының озак сроклы тотрыклылыгы өчен тәкъдим дә артырга тиеш», — дип игътибар итте РФ Президенты.

Утырыш кысаларында РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча эшче төркемен җитәкләүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов торак тапшыру һәм шәһәр мохитенең сыйфатын яхшырту өлешендә куелган бурычларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр кертте.