news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Балалар хастаханәсенә өстәмә җиһазлар өчен сертификат тапшырды

Әлеге чара республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 тулуга һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының бер гасырлык юбилеена багышланган хәйрия акциясе кысаларында булды.

Алексей Песошин Балалар хастаханәсенә өстәмә җиһазлар өчен сертификат тапшырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә, 28 сентябрьдә, ТР Премьер-министры Алексей Песошин Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка өстәмә медицина җиһазлары алырга сертификат тапшырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

5,7 млн сумлык сертификат республика башкарма хакимият органнары оешуга 100 тулуга һәм Татарстан сәламәтлек саклау системасының бер гасырлык юбилеена багышланган хәйрия акциясе кысаларында тапшырылды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, 2020 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә эш шактый артты. «Бу ел бик катлаулы булды. Эшләрнең артуы коронавирус пандемиясенә бәйле. Ышанабыз, мондый табиблар белән без җиңәчәкбез», — дип ассызыклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100