news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның баш тренеры Слуцкийны бүләкләде

Слуцкий «Рубин»ны 2019 елның декабрендә җитәкли башлады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның баш тренеры Слуцкийны бүләкләде
https://tatarstan.ru

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин»ның баш тренеры Леонид Слуцкийга дәүләт бүләген тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика көненә багышланган иде. Бу турыда Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Слуцкий «Рубин»ны 2019 елның декабрендә җитәкләде. Казан клубы 2019-2020 еллар сезонын 10 урында тәмамлады.

Узган РПЛ чемпионатында «Рубин» 4 урынны алды, алты ел эчендә беренче тапкыр еврокубокларда уйнау хокукы алды. Леонид Слуцкийның Казан командасының баш тренеры сыйфатында еврокубокларда дебюты барып чыкмады. «Рубин» УЕФА Конференцияләр лигасының 3нче квалификация раундында ике матч суммасы буенча Польшаның «Ракув» клубына оттырды һәм турнирдан төшеп калды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100