Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасы проекты турында: Бу - республика өчен зур вакыйга
Бүген Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының яңа участогы - ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылды.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрале ачылуны республика өчен зур вакыйга дип атады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге зур инфраструктура проектын гамәлгә ашыру — республика өчен зур вакыйга. Ул ил җитәкчелегенә бу эштә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
ТР Президенты магистральнең планлаштырылганнан алданрак төзелүенә игътибар итте. 17 ай урынына юл төзелеше эшләре 12 ай дәвам итте. «Максатыбыз моның белән генә чикләнмәскә. Икенче этапны гамәлгә ашырганда федераль ярдәмгә өметләнәбез. Трамвай өлеше төгәлләнде, ә автомобиль өлеше шәһәр үзәген бик нык бушатачак», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Тантаналы чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия транспорт министры Евгений Дитрих, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантанадан соң алар трамвайда яңа линия буенча йөреп чыкты.
Беренче этап дүрт полосалы автомобиль юлын һәм ике трамвай линиясен үз эченә ала. Ферма шоссесы өстендә юлүткәргеч төзелгән. Зур Казан боҗрасының төзелгән участогы аша җәяүлеләр хәрәкәте, трамвайның тукталыш платформаларына куркынычсыз чыгу юлы белән, Борисково урамында яңа җир өсте җәяүлеләр кичүе тәэмин итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз