news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле буен дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады

Россия Вице-премьеры бу урынны Казанның бизәге дип саный.

Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле буен дөнья дәрәҗәсендәге шедевр дип атады
Михаил Захаров

(Казан, 29 август, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Түбән Кабан күле ярын «дөнья дәрәҗәсендәге шедевр» дип атады. Ул бу фикерен журналистларга Зур Казан боҗрасының беренче этабы — ТАССРның 100 еллыгы магистрален ачу тантанасында әйтте.

«Без Кабан күле тирәсендәге яр буен карадык. Ул — дөнья дәрәҗәсендәге шедевр. Монда прогрессив архитектура, төзелеш һәм техник карарлар кабул ителгән. Яшелләндерү һәм ландшафт бик матур эшләнгән. Бу — дөнья дәрәҗәсендәге казаныш, Татарстан башкаласының бизәге дип саныйм», — диде Хөснуллин 

news_right_1
news_right_2
news_bot