news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия төбәкләре башлыкларының ябык рейтингында лидерлыкка чыкты

«Төбәкләр Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ил төбәкләрендә яшәүчеләрнең проблемаларын ачыклау һәм аларны оператив хәл итү өчен төзелде.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Аппараты йөкләмәсе буенча «Төбәкләр Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан әзерләнгән ябык рейтингта лидерларның берсе булды. Бу хакта оешманың генераль директорының беренче урынбасары Кирилл Истомин хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, рейтинг төбәктә инфраструктураны, пабликлар белән эшләүне, мессенджерлар, төбәк башлыкларының социаль челтәрләрен, таргетлау, мәгълүмат кампанияләрен, инцидентларны чагылдыра. Рейтингта беренче урынны Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев алды, анда гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча «җылылык картасы» төзелгән. Губернатор аңа карап эш итә, ә Төбәк белән идарә итү үзәге төп проблемаларның нинди булуын хәбәр итә.

«Мәскәү өлкәсеннән тыш, бүген интернетта эшләү буенча Татарстан, Севастополь, Тула һәм Калуга өлкәләре һәм „Төмән матрешкасы“ (Төмән өлкәсе, ХМАО, ЯНАО) лидерлар булып тора» — дип билгеләп үтте Истомин Ura.ru агентлыгына интервьюда.

«Төбәкләр Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча ил төбәкләрендә яшәүчеләрнең проблемаларын ачыклау һәм аларны оператив хәл итү өчен төзелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100